Бүген шәһәрнең 2 номерлы лицей укучылары “Кайда үлем саталар, хәбәр ит!” республика акциясенә кушылдылар.
Алар узып баручыларга наркотикларның зарары хакында язылган плакатлар күрсәттеләр һәм моңа багышланган буклетлар тараттылар. Бу чарага район эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар эшләре буенча подразделениесенең өлкән инспекторы Динар Низамов та килде.
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев