Буа федераль конкурста  катнаша
Кичә, бүген, иртәгә

Буа федераль конкурста катнаша

Ул – кече шәһәрләр һәм тарихи җирлекләр конкурсы.

 

Быел халык тавыш бирүе белән төзекләндерү өчен шәһәрнең үзәк мәйданы сайланды. Кичә район мәдәният йортында муниципаль район башлыгы Марат Җаббаров җитәкчелегендә үзәк мәйданны, паркны, стадионны һәм орынып торучы урамнарны төзекләндерү концепциясе буенча гавами фикер алышулар узды. Әлеге конкурста катнашып, Буа 80 миллион сум дәгъвалый.  Конкурста катнашуның төп шарты булып яшәүчеләрнең һәм бизнес вәкилләренең тәкъдим кертүләре тора. Кичә фикер алышуларда үз фикерләрен 80нән күбрәк кеше җиткерде. Төркемләп эшләү барышында катнашучылар шәһәрнең тарихи өлешен үстерү концепциясе буенча фикер алыштылар һәм аны әлеге территориядә уңайлы шартлар тудыру буенча идеяләре белән тулыландырдылар.

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Нет комментариев