Карлы авылында яшәүче Җәүдәт Гыйльмановның 65 ел агач эше белән шөгыльләнә.
Ул 14 яшьтән бирле агач кулыннан төшмәгән. Табурет, өстәл, карават, шкафлар һәм башка җиһазлар ясаган. Матур, зәвыкле итеп.
–Төрле бизәкләр сайлыйм, татар милли бизәкләрен дә алам, геометрик фигураларны да кулланам,- ди оста.
Соңгы вакытта җиһазлар күп ясап булмый, картлык үзен сиздерә, дип зарланды бабай. Җәүдәт Гыйльмановның агачтан чокып җиһазлар ясау серләре турында беләсегез килсә, “Байрак” (“Знамя”, “Ялав”) газетасының 28 июль саныннан укый аласыз.

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев