Буа яңалыклары

"Байрак" газетасы - Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Буа районында махсус хәрби операциядә хезмәт итеп кайткан бертуганнар гозере буенча юл салынды

Буа районында махсус хәрби операциядә хезмәт итеп кайткан бертуган абыйлы-энеле Эдуард һәм Максим гозере буенча башкарылган.

 

Гомер буе үзләре яшәгән баткак урамнан туеп, Максим СВОдан ялга кайткач, юл салуны үтенеп, муниципаль район башлыгы Ранис Камәртдинов янына кабул итүгә бара. Район җитәкчесе аны тыңлый һәм урынга барып карарга сүз бирә. Вәгъдәсен үти – килеп карый, озакламый урамда юл салу эшләре башлана.

Әлши авыл җирлеге башлыгы Владимир Михайлов белдерүенчә, бу юл “Авыл территорияләренең комплекслы үсеше” федераль программасы нигезендә 3,8 миллион сумнан күбрәк акчага ясалган. Озынлыгы – 613 метр. Яр буе урамын һәм аңа килү урынын үз эченә алган әлеге яңа хәрәкәт полосасы Корягиннар өчен генә түгел, ә авыл халкы өчен дә зур шатлык булган. Хәзер анда теләсә нинди техника керә ала, җәяү йөрү өчен дә бик рәхәт.

– Гозеремне кире какмаган өчен район башлыгы Ранис Камәртдиновка рәхмәтлебез. Безнең гаилә кебек терлек асраган, гел хуҗалык эшләре белән йөрүчеләргә юл бик кирәк иде, - диде Максим Владимирович.

Абыйсы Эдуард та, әниләре Ольга Владимировна да бу сүзләргә кушыла.

Бертуганнар икесе дә СВО дан яралаып кайтканнар. “Себерке” позывнойлы Эдуард 2022 елның октябрь аенда мобилизация буенча ил якларга китә. Ул Угледар юнәлешендә хәрби бурычын үти. Яралыларны “кайнар” позицияләрдән алып чыкканда, квадрацикл белән белән минага эләгеп шартлый, бер аягы тездән өзелә. Ул сәламәтлеге аркасында хәрби операциягә башка бармый, ветеран. Абыйсы артыннан контракт төзеп киткән Максим да яраланып кайткан. “Баунти” позывное алган егетне хәрби заданиедән кайтканда дрон каршылый һәм шартлата. Бүгенге көндә ул дәвалану уза. Әлегә егетнең бер кулы яралы, медицина комиссиясе уза, андагы нәтиҗә аның махсус хәрби операциягә кире китә алачакмы-юкмы икәнен хәл итәчәк.

Әлегә алар авылда, хәлләреннән килгәнчә, әти-әниләренә булышалар. Терлекләрне болынга илтәләр, аларга кышка азык туплыйлар. Кыскасы, чын авыл егетләре. Эдуардның киләчәктә Ульяновск шәһәренә күчеп китү уйлары бар, ә менә Максим авылдан беркая китмим, ди. Хыяллары да гади: үзләре, әти-әнисе исән-имин булып, эшләп тапкан малларының рәхәтен күрергә, гаилә корырга һәм үзе кебек батыр ир-егетләрнең СВОдан җиңү белән кайтуларын телиләр.                             

Әлфинур Йосыпова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев