Буа районы Адав-Толымбай авылына кабат рәссамнар җыелды (+фото)
Шушы көннәрдә Адав-Толымбай авылында Татарстанның һәм Россиянең күренекле рәссамнары катнашында плэнер-симпозиум уза.
Алар моңа кадәр җәй айларында бирегә җыелач, Толымбайның кышкы табигатен дә ясарга сүз куешканнар иде. Рәссамнар бу юлы портретлар, натюрмортлар да ясыйлар. “Буа-Информ”корреспондентлары шушы көннәрдә сәнгать әһелләре янында булып, аларның эшләре белән танышып кайттылар. Алар буалыларны 24 гыйнварда әлеге авыл кунакханәсендә узачак күргәзмәгә чакырдылар.
Бу хакта бүген кич Буа хәбәрләре тапшыруында тулырак танышырга була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев