Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Буа районы башлыгы Марат Җаббаров кырларның торышы белән танышты

Район башлыгы Марат Җаббаров, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ранис Габитов район һәм фермер хуҗалыкларында булып, бүгенге көндә кырчылыкта алып барган эшләрнең барышы, иген кырларының торышы белән танышты.

Беренче “Дружба” агрофирмасының “Память Ленина” бүлекчәсенең 500 гектарлы борчак кырында булдылар. Агрофирманың баш агрономы Роберт Габбазов белдерүенчә, соңгы көннәрдә явып үткән яңгырлар файдага булды. Агрофирмада көзге культураларны 4500 гектада чәчү планлаштырыла. Моны өчен җир әзерләнгән. “Агрохимсервис” җәмгыятенең Ямбулат ярдәмче хуҗалыгында чәчү технологиясе төгәл үтәлгән – шикәр чөгендере рәт аралары эшкәртелгән, минераль ашламалар кертелгән. Хәйретдинов фермер хуҗалыгында заманча авыл хуҗалыгы техникалары белән машина-трактор паркын тәэмин итүгә игтибар бирелә. Быел гына 5 миллион сумга ашлык суктыру комбайны, 1,2 миллион сумга “Беларусь” тракторы һәм 3,3 миллион сумга туфрак эшкэртү агрегатлары сатып алынган. 2004 елдан бирле эшләүче Илдус Хәйретдинов хуҗалыгы бүген күпләргә үрнәк булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев