Буа районындагы йортка  кергән карак ярты миллион сумга байган
Кичә, бүген, иртәгә

Буа районындагы йортка  кергән карак ярты миллион сумга байган

Район эчке эшләр бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, 8 ноябрь көнне билгесез кешеләр авылдагы бер йортка кереп акча һәм алтын бизәнү әйберләрен алып чыкканнар.

Район эчке эшләр бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, 8 ноябрь көнне билгесез кешеләр авылдагы бер йортка кереп акча һәм алтын бизәнү әйберләрен алып чыкканнар. Урланганның гомуми суммасы – 500 000 сум тәшкил итә. Бу факт буенча җинаять эше кузгатылган. Полицейскийлар гаеплеләрне эзлиләр.

 

 

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Нет комментариев