Буа урамнарында мольберт белән рәссамнар пәйда булды. Нәрсәләрне рәсемгә төшерәләр? (фоторепортаж)
Кичә, бүген, иртәгә

Буа урамнарында мольберт белән рәссамнар пәйда булды. Нәрсәләрне рәсемгә төшерәләр? (фоторепортаж)

Бу максатта туган якны өйрәнү музее Чабаксар шәһәрендә яшәп иҗат итүче якташыбыз Васил Заһретдинов белән берлектә пленэр оештырды.

Бакый Урманченың тууына 121 ел тулуга багышланган чарага Казаннан, Чуашстан һәм Мари Эль республикаларыннан 8 рәссам килде. Бүген алар шәһәребез урамнарына таралышып, борынгы йортларны – архитектура һәйкәлләрен полотнога төшерделәр. Биш көн дәвамында алар Бакый Урманченың туган авылы Күл Черкенендә, Бәбкидә, башка җирләрдә булачаклар, 1 номерлы сәнгать мәктәбендә шөгыльләнүче балалар белән мастер-класс үткәрәчәкләр. Соңгы көндә кайбер эшләрен музейга бүләк итәчәкләр.

 

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Нет комментариев