“Чакырылучылар хокуклары” дигән исем астындагы дәресне Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча Вәкил Сария Сабурская һәм Татарстан Республикасы хәрби комиссары Сергей Погодин үткәрделәр.
Мәдәни үсеш үзәгендә узган әлеге чарада Идел аръягы районнарыннан чакырылучылар һәм аларның әти-әниләре катнашты. Сәламләү сүзе белән муниципаль район башлыгы Марат Җаббаров чыгыш ясады. Сергей Николаевич Россия Федерациясе Кораллы көчләре структурасы, хәрби техника, яңалыклар, армия хезмәте, контракт буенча һәм альтернатив гражданлык хезмәт итү турында cөйләде. Сария Харисовна чакырылучыларның хокукларын барлады, үзеңне борчыган сораулар белән кая мөрәҗәгать итәргә кирәклеген әйтте, килеп туарга мөмкин булган проблемаларны һәм аларны хәл итү юлларын күрсәтте. Армия хезмәтен үтәп кайткан Евгений Ерилин, Константин Охотин егетләрне армия хезмәтен лаеклы үтәргә чакырдылар.
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев