Бүген язгы чакырылышта хәрби хезмәткә алынучы ир-егетләрне тантаналы төстә армиягә озату кичәсе үтте. Район җитәкчелеге исеменнән булачак солдатларга һәм аларның әти-әниләренә теләкләрне район башкарма комитеты җитәкчесе Ранис Камәртдинов җиткерде. Буа һәм Чүпрәле районнары хәрби комиссары Радик Төхфәтуллин егетләргә һәркайда дисциплина саклап, Буа исеменә тап төшермичә, исән-сау әйләнеп кайтуларын теләде.
Ул муниципаль район башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Садретдиновага районның хәрби комиссариаты белән тыгыз хезмәттәшлек итүе өчен Татарстан Республикасы хәрби комиссары Сергей Погодинның Рәхмәт Хатын һәм Халык комиссариатлары оешуга 100 ел тулу уңаеннан истәлек медален тапшырды. Шундый ук медальгә отставкадагы хәрби Ринат Хәсәнов та лаек булды. Буалы әниләр исеменнән быел баласын армиягә озатучы Люция Краснова чыгыш ясады.
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев