Буада гриппка каршы вакциналаштыру башлана. Прививка кайда һәм кемнәргә ясала?
Кичә, бүген, иртәгә

Буада гриппка каршы вакциналаштыру башлана. Прививка кайда һәм кемнәргә ясала?

Район үзәк дәваханәсе табиб-эпидемиологы Резедә Җәләләва белдерүенчә, 7 сентябрьдән буалыларны гриппка каршы вакциналаштыру старт ала.

 

Олыларга, яшь буенча чикләү юк, профилактик привика 2 номерлы поликлинкада, икенче катта ясала. Моның өчен алдан участок табибына мөрәҗәгать итеп, сәламәт булуың турында белешмә алырга кирәк. Балаларны вакциналаштыру соңрак башлана.

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Нет комментариев