Буада гуманитар ярдәм җибәрүдә зур өлеш керткән волонтерларны котладылар
Алших авылы мәдәният йортында район ветераннар Советының күчмә утырышы узды.
Совет рәисе Җәүһәрия Хөснетдинова сүзләренә караганда, бирегә районның беренчел ветеран оешмалары җыелган. Болай зурлап очрашуның да миссиясе изге – махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итүчеләргә рәхмәт белдерү, киләчәктә дә бергәләшеп бу эшне дәвам итү. Бу уңайдан мәдәният йорты фойесында мастер-класслар оештырганнар. Биредә шәһәр оешмалары, Алших, Адав-Толымбай, Теңкәш авыллары ветераннары һәм башкалар ир-егетләргә чәк-чәк пешерү, үләнле чәйләр, коры ашлар, окоп шәмнәре, маскировкалау ятьмәләре ясау буенча осталыкларын күрсәттеләр.
– Башкалар да карап, бу изге эшкә кушылсыннар иде. Без бергә булганда гына җиңүне якынайта алабыз, - диде Җәүһәрия Ислам кызы.
Аннан ветераннар авылдагы махсус хәрби операциядә һәлак булучыларның истәлек такталарына чәчәкләр куйдылар.
Очрашу мәдәният йортында дәвам итте. Биредә төп докладлардан соң гуманитар ярдәм җыюга зур өлеш керткән волонтерларга Рәхмәт хатлары тапшырдылар. Соңыннан аларның бергә җыелып сөйләшүе сыйлы табын артында дәвам итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев