Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Буада ике айда – 300 килограмм батарея җыйдылар

Шулкадәр күләмдә кулланган батарейкалар җыйдылар буалы балалар.

 

 

Акциядә балалар бакчаларына йөрүче сабыйлар, мәктәп укучылары катнашты. Алар иrе ай эчендә 300 килограмм батарейка җыйганнар. Шуның 101 килограммын шәһәрнең Р. З. Сәгъдиев исемендәге мәктәп укучылары, 122 килограммны “Теремкәй” балалар бакчасына йөрүчеләр тапшырганнар. Соңгылары арасыннан Самир Насыqров рекорд куйган, ул әти-әнисе белән бергәләп 94 килограмм җыйган.

Татарстанның Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы Идел аръягы территориаль идарәсенең инспекторы Ләйсән Гыйматдинова белдерүенчә, батарейкаларны утильләштерүгә тапшыру бик мөһим, чөнки алар озак еллар дәвамында таркалып, суга һәм туфракка зыян салып таркалалар. Табигатьне саклауны яшьтән тәрбияләргә кирәк, дип белдерде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев