Буада җирле үзидарәләр хезмәткәрләрен тәбрикләделәр (фоторепортаж)
Кичә, бүген, иртәгә

Буада җирле үзидарәләр хезмәткәрләрен тәбрикләделәр (фоторепортаж)

Һөнәр бәйрәмнәре уңаеннан җирле театр бинасында узган тантаналы чарада районның муниципаль хезмәткәрләрен район башлыгы Марат Жаббаров тәбрикләде. Анда ТР Дәүләт Советы депутаты Ринат Гайзатуллин да катнашты. Марат Азатович дәүләт структурасының бер тармагы булган үзидарәләр хезмәткәрләре җилкәсендә җаваплылык һәм профессиональлек ятуын ассызыклады.

Иң активлар  һәм алдынгылар Мактау Грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр. Буа Дәүләт театры артистлары бәйрәм уңаеннан яңа премьера бүләк иттеләр.

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Нет комментариев