Буада “КамАЗ” автомобильләреннән аккумуляторларны урлаучыларны тоткарладылар
Кичә, бүген, иртәгә

Буада “КамАЗ” автомобильләреннән аккумуляторларны урлаучыларны тоткарладылар

Район эчке эшләр бүлегеннән алынган мәгьлүматларга караганда, серияле аккумулятор урлауларга нокта куелды.

Караклар –Яшел Үзән районыннан 24, 25 яшьлек егетләр. Алар барлыгы 14 аккумулятор урлаганнар, бу “КамАЗ” автомобиле хуҗаларына 40 мең сумга якын зыян салынган дигән сүз. Егетләр суд карары нигезендә кулга алынган һәм барлык фактлар буенча үз гаепләрен таныганнар. Аларга карата җинаять эше кузгатылган.

 

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Нет комментариев