Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Буада хәбәрсез югалган фронтовикның “похоронкасы” 76 ел хәрби комиссариатта яткан

Бу хакта Буада яшәүче Рокыя Зәйнуллина ире Әхтәмнең бабасы – хәбәрсез югалган Лотфулла Зәйнулла Зәйнуллин турында мәгълүмат эзләгәндә белеп ала.

Мәрхүм фронтовикның улы Кыр Тәүгелдесеннән Сәетгәрәй Зәйнуллин гомере буе әтисе Лотфулланың һәлак булган урынын гомере буе эзләгән, әмма белә алмаган. Эзләүгә улы Әхтәмнең хатыны Рокыя ханым алынган. Буа хәрби комиссариатында сакланган Лотфулла солдатның 1942 елның 17 мартта Смоленск өлкәсенең Груздево авылы астында һәлак булуы турында хатыны Хөршитка адресланган “кара” пичәтле кәгазьне дә Рокыя апага тапшыралар. Тик “похоронка”да Лотфулла исеме урынына Натиус дип язылган була. Исемне кем ничек ишеткән, шулай язган. Ә менә “вручено” тамгасы куелса да, ни өчен ул мәрхүмнең толына, балаларына барып җитмәгән – табышмак булып кала.

Рокыя апа Зәйнуллина ике еллап эзләү нәтиҗәсендә иренең бабасының һәлак булган һәм җирләнгән урыны белүгә һәм аның исемен туганнар каберлегендәге мемориалга кертүгә ирешә.

Ә быел һәлак булган Лотфулла солдатның оныклары Әхтәм абый Зәйнуллин, Васил, Наҗи, Наил Гатиятуллиннар  Смоленск өлкәсенә - бабаларының соңгы каны тамган һәм ул җирләнгән урыннарны, аның исеме чокып язылган мемориалны  күреп, дога укып кайттылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев