Буада өлкәннәр берләшмәсе оешты. Нинди максат белән?
Район мәдәният бүлеге системасында хезмәт куйган өлкәннәр оешып, үзләрен элек эшләп килгән әдәби берләшмә исеме белән атадылар “Буа моңнары” дип.
-Безне моңа беркем дә чакырмады, үзебезнең шулай, аралашып, нәрсәгә дә булса файдалы булып яшисебез килде,- ди берләшмә активы Гөлчәчәк Кәлимуллина. Өлкәннәр район тормышында тирән эз калдырган коллегаларына багышлап кичәләр оештыралар, истәлекләр белән уртаклашалар.Татар халык җырларын күпләп өйрәнгәннәр, республика конкурсларында катнашырга исәпләре. Ветераннар районда эшләп килүче “Ак калфак” берләшмәсе белән дә хезмәттәшлек итәргә әзер. Боларны башкару, атна саен очрашып алга табан планнар төзү өчен бина кирәк аларга. Берләшмә әгъзалары үзләре янына өлкән яшьтәге һәркемне сыйдыруларын әйтәләр. Әлегә вакытлыча иганәче тәгъдим иткән бинага.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев