Бүген бу хакта Чакырылучы көнендә Буа һәм Чүпрәле районнары буенча хәрби комиссар Радик Төхфәтуллин белдерде.
Ул булачак солдатларга һәм аларның әти-әниләренә киңәшләрен җиткерде, хәрби частьлардагы тормыш турында сөйләде. Радик Харисович әйтүенчә, хәзер чакырылучылар алдында сайлау мөмкинлеге куела: алар сроклы хәрби хезмәткә яисә контракт буенча китә алалар. Әмма контракт буенча барган очракта чакырылучының югары яки урта-махсус белемле булуы мөһим. Контракт буенча чакыру ел буе дәвам итә. Быел 10 егет контракт килешүе нигезендә хәрби хезмәткә алынган.
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев