Буада якташыбыз Камил Зыятдинов истәлегенә хоккей ярышы узды (+фото)
Якташыбыз, элеккеге Татарстанның сәламәтлек саклау министры, медицина фәннәре докторы, профессор Камил Зыятдинов арабыздан киткәнгә өч ел була. Бүген аның истәлегенә бертуган абыйсы - “Татплодовощпром” концерны генераль директоры Раил Зыятдинов Буа, Апас, Чүпрәле районнары техникумнары арасында хоккей турниры уздырды. Чарага мәрхүмнең башка туганнары да килгән иде.
Уен бик нәтиҗәле узды. Беренче урынны Буа командасы алды. Барлык уенчыларга, аерым командага кубок һәм акчалата бүләкләр бирелде.
Соңыннан барысы да мәрхүмнең каберен зиярәт кылдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев