Буадагы бер йорттан наркотик матдә тапканнар
Район эчке эшләр бүлегенең наркотикларга көрәш төркеме хезмәткәрләре оператив эзләү чаралары барышында 1978 елгы буалының өеннән пластик шешәгә салып куелган наркотик матдә табалар.
Экспертиза тикшерүе бу матдәне марихуана икәнен раслый. Бүлекнең дознание бүлеге хезмәткәрләре җинаять эше кузгалттылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев