Байрак
  • Рус Тат
  • Буадан 19 яшьлек кыздан “дусты” “ВКонтакте” аша 3000 сум акча сораган

    Район эчке эшләр бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, шәһәрдә яшәүче 1999 елгы кызның “ВКонтакте” социаль челтәрдәге битенә хәбәр килә.

    Анда дус кызы телефонына 3 мең сум акча салуын үтенә. Кыз аның гозерен үтәп, 1500 сум акча сала. Шуннан соң дус кызына телефонга акча барып җитү-җитмәвен сорап шалтырата, тегесе бернинди дә акча сорамавын әйтә. Чынлыкта мошенниклар дус кызының шәхси битен “җимереп” әлеге кыз белән элемтә чыкканнар, акча сораганнар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: