Буа яңалыклары

"Байрак" газетасы - Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Буадан Ислам Хисаметдинов халыкара “Агроволга” авыл хуҗалыгы күргәзмәсендә катнашканнан соң фикерләре белән уртаклашты

Ислам Хисаметдинов республиканың авыл хуҗалыгы өлкәсендә узган төрле чараларда авыл яшьләре активистлары арасында еш күзгә чалына. Күптән түгел Казанда узган “Агроволга” авыл хуҗалыгы күргәзмәсендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге делегация белән дә очрашты һәм кунаклар алдында Татарстан яшьләре җәмәгатьчелек оешмасы вәкиле буларак чыгыш ясады.

 

 

Шушы көннәрдә Ислам Хисаметдиновның үзе белән очраштык һәм аңа күптән бирергә теләгән сорауларыбызны да юлладык.

 

-Ислам, үзең белән якыннанрак таныштырып кит әле, син кайдан һәм бүген ни белән шөгыльләнәсең?

 

-Мин үзем Буа егете, әбием белән бабам Кырык Садак авылыннан. Әби-бабайлар янында үскәнгә, үземне шул авыл егете, дип саныйм. Быел шәһәрнең лицей-интернатының 9нчы сыйныфын тәмамладым. Урта белем алырга уйлыйм. Шул ук вакытта ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Аграр яшьләр берләшмәсенең региональ җәмәгатьчелек оешмасы вәкиле булып торам.

 

- Бу берләшмәгә керергә тәкъдим иттеләрме? Ул нәрсәсе белән җәлеп итте?

 

-Мин авыл, җир белән кечкенәдән кызыксынам. Авылда абыем - фермер Айрат Әлләмовның орлыкларны җир куенына  салганын, үскәнен, аннан амбарларга кайтарганын күреп үстем. Фото, видеолар белән бүлешкәнемне күреп, укытучы Руслан Ибраһимов миңа Татарстанда авыл тормышы белән кызыксынучы яшьләр өчен  берләшмә барлыгын әйтте. Әлеге берләшмәдә актив авыл яшьләре булу, республикада узучы төрле чараларда катнашу,  төрле күргәзмәләрдә кешеләр белән аралашу, техникалар, яңа технологияләр турында күп мәгълүматлар алу мөмкинлеге ошый миңа. Соңрак “ТР Аграр яшьләр берләшмәсе” оешмасы рәисе Миләүшә Заһидуллина белән дә таныштым.

 

- Күптән түгел “Агроволга” халыкара агросәнәгать күргәзмәсендә дә катнаштың бугай?

 

- Әйе, мине анда активист буларак Миләүшә Заһидуллина чакырды. Анда Россиянең 38 төбәгеннән һәм дөньяның өч иленнән - Кытай, Беларусь һәм Төркиядән кунаклар катнашты. Анда без аграр оешма эшчәнлеге, төрле проектлар  турында сөйләдек.  Рәис Рөстәм Миңнеханов шул вакыт миннән кая укырга барачагым турында да кызыксынды.  Бу очрашу чираттагысы иде. Берничә ел элек кулланучылар кооперацисе халыкара форумында, Авыл яшьләре халыкара конгрессында катнаштым. Әлеге очрашулар миндә бик зур кызыксыну уятты. Шунда бүгенге көндә Россиядән китеп, Кытайда авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләүче 19 яшьлек хатын-кыз үз проекты турында кызыклы итеп сөйләде. Миңа менә шундый аралашу, тәҗрибә туплау аеручы ошый.

 

- Аннан синең агроөлкә буенча грантта катнашып, анда отуың турында да интернет челтәрләрендә укып белгән идек. Аның кысаларында ни эшләдегез?

 

-Әйе, узган ел мин берләшмә тәкъдиме белән грантта катнашып, оттым. Әлеге грант безнең районда яшәүче авыл хуҗалыгы һәм җитештерү белән кызыксынучы яшьләрне берләштерү, аралаштыру, фикердәшләр табуны үз эченә алды. Без, 60 егет һәм кыз, Буаның авыл хуҗалыгы җитештерүе предприятиеләрендә булдык. Мәсәлән, Буада яшәп, үзебездә шикәр заводы була торып, кайберләребез шикәрнең ничек җитештерелүен беренче тапкыр күрде. Аннан районның алдынгы авыл хуҗалыгы предприятиеләре лидерлары белән очраштык. “Авангард” җәмгыяте җитәкчелеге белән очрашу аеруча кызыклы булды. Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ранис Габитов белән очрашу да безгә бик күп мәгълүмат бирде. Төрле викториналар, квест-уеннар аша үзебезгә бик күп файдалы нәрсәләр алдык.

Инде бүген иртәгә һөнәр сайлау алдында торган яшьләр өчен шундый мөмкинлекләр күбрәк булсын иде.

 

-Хәзер бит инде яшьләр күбрәк IT өлкә белән кызыксына. Киләчәктә дә бу уйларыңнан кире кайтмаскамы исәп?

 

-        Мин аграр университетның агрономия бүлегенә укырга керергә телим. Агрономия өлкәсендә уку бәлки миңа башка төрле юнәлешләр күрсәтер. Шулай да җирдән аерылырга исәп юк. Тиздән урак җитә, тагын абыйга урып-җыю вакытында ярдәм итәргә кайтырга исәп. Үзем дә кызыксынып кына руль артына утырып карадым, комбайн эчендә монитор барлык мәгълүматны күрсәтеп бара. Авыл хуҗалыгы өлкәсендә дә замана белән бергә атларга кирәк. Без үзебезнең районда әтиләре фермер булган егетләр белән аралашабыз. Алар хәзер, Ислам, форумнар булса, безгә дә әйт әле, безгә дә чит илләр техникасы, технологияләре белән танышу кызык, диләр. Безнең районда әлеге оешмада әгъза булып торучылар  күп түгел, ә менә республиканың кайбер районнарында бу оешма бик актив эшли. Авыл яшьләре төрле грантларда катнашалар, дәүләт ярдәмнәре алалар.

 

- Син узган ел Марат Җаббаров белән бергә бер эш көне үткәрдең бугай.   Нинди кичерешләр калды?

 

- Әйе, бу минем хыялым иде. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров үзе белән бергә ияртеп йөргәннән соң,  бер эш көненең нагрузкасын үз күзем белән күрдем.  Үземне дә аның урынына куеп карадым. Зур җаваплылык, белем, кешеләргә дөрес яын килүне сорый торган вазифа булып истә калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев