Буалы хатын-кыз йортын 5365 сумга йортка “саткан”
Кичә, бүген, иртәгә

Буалы хатын-кыз йортын 5365 сумга йортка “саткан”

Шәһәрдә яшәүче 61 яшьлек хатын-кыз өй сату турындагы игъланны интернетка куя. Озакламый аңа таныш булмаган ир-ат шалтырата.

Ул өйне сатып алуын, залог суммасын карточкага күчерергә теләвен әйтә. Моның өчен ул хатын-кыздан карточканың мәгълүматларны сорый. Мошенник әлеге картада акча булмагач, 5500 сумны телефон номерына күчерергә әйтә. Өй сатучы шулай эшли дә. Акча кергәч, әлбәттә, мошенник элемтәгә чыкмый.

 

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Нет комментариев