Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Буалы мошенникларга 21 мең сум акча күчерде

Район эчке эшләр бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, буалы ир-егет компьютер аша кредит алмакчы була. Ул интернет челтәрендә бер банкка заявка калдыра.

Озакламый аңа кредит бирергә ризалык биреп шалтыраталар. Элемтәгә чыгучы кредит акчасын бирер алдыннан иминиятләштерү өчен 7 мең акча күчерергә куша. Буалы үзенең банк карточкасыннан акча күчерә. Тик мошенниклар гомерне иминиятләштерергә кирәк, дип тагын 10 мең сумнан күбрәк акча сорыйлар. Ир-ат бу юлы да сораган сумманы кешедән бурычка алып торып булса да күчерә. Бераздан мошенниклар өченче тапкырга акча сорыйлар, бу юлы да ул “кредит бирүчеләрнең“ теләген үти. Кыскасы, 21 мең сумнан күбрәк акча күчерә ир-ат алдарларга. Аннан кредит бирүчеләр юкка чыгалар. Шуннан соң гына ир-ат үзенең алданганын аңлый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев