Кичә, бүген, иртәгә

Буалы әти-әниләрне бердәм дәүләт имтиханы тапшырырга чакыралар

Традицион “Ата-аналар тарафыннан Бердәм дәүләт имтиханы тапшыру көне” Бөтенроссия акциясе 2019 елгы чыгарылышлар әти-әниләре өчен оештырыла.

 

Буада аны үткәрү урыны – Буа шәһәре Комсомол урамы, 7 йорт адресы буенча урнашкан 1 номерлы мәктәп. Имтихан тапшырырга теләүчеләрне анда 26 февраль көнне 10 сәгатьтә көтәләр.

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Нет комментариев