Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Буалы укучылар ветеринарияне яхшы белә (+ фото)

Алар моны Казанда WorldSkills,  Junior Skills – эшче һөнәрләр чемпионатларының региональ этапларында расладылар. Ветеринария техникумының дүртенче курс студенты Надежда Мюллер былтыргы өченче урыннан ике баскычка күтәрелеп, беренче булды. Төркемдәше  Дарья Трифонова икенче урын алды. Алда Надежданы сайлап алу туры көтә. Ул март аенда Бөек Новогород шәһәрендә булыр, дип планлаштырыла.

Быел ветеринария техникумы укытучылары кул астында шөгыльләнеп лицей-интернатның 8 сыйныф укучылары Аида Смирнова һәм Дарья  Ефремова Junior Skills чемпионатының “Ветеринария” компетенциясендә көчләрен сынадылар. Аида аннан беренче урын белән кайтты.

Ворлдскиллс хәрәкәтенең “Ветеринария” компетенциясе буенча баш эксперты Максим Мечов әйтүенчә, катнашучыларның барысы да конкурска җитди караганнар.

– Укучылар да, студентлар да  өч модульдә охшаш биремнәр чиштеләр. Алар катлаулыклары буенча гына аерылыды.  Шуңа да юниорлар өч көндә дә бишәр, төп катнашучылар сигезәр сәгать эшләделәр. Бик авыр булса да, сынатмадылар, – ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев