Буалылар игътибарына! Чакырылыш буенча “Кайнар телефон” эшләячәк
Кичә, бүген, иртәгә

Буалылар игътибарына! Чакырылыш буенча “Кайнар телефон” эшләячәк

15 ноябрьдә 9дан 17 сәгатькә кадәр хәрби хезмәткә чакырылучы гражданнарга хокукый ярдәм күрсәтү һәм аларның мәнфәгатьләрен саклау максатында “кайнар линия” эшләчәк.

Сезнең белән элемтәдә ТРда кеше хокуклары буенча вәкаләтле һәм ТР Адвокатлар палатасы вәкилләре булачак. “Кайнар телефон” номеры – 8(843) 236-00-71.

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Нет комментариев