Буаның 1 номерлы сәнгать мәктәбе укучысы Азат Сөнгатов “Арт-Перспектива” конкурсы лауреаты булды
Кичә, бүген, иртәгә

Буаның 1 номерлы сәнгать мәктәбе укучысы Азат Сөнгатов “Арт-Перспектива” конкурсы лауреаты булды

Шәһәрнең 1 номерлы сәнгать  мәктәбендә баян классында укучы Азат Сөнгатов “Арт Перспектива” халыкара башкаручылар конкурсында катнашып, 10-12 яшьлекләр арасында өченче дәрәҗә лауреат булды.

 

Укытучысы Гөлгенә Галәветдинова белән алар бу бәйгегә Юрий Гавриловның “Колобок” әсәрен әзерләделәр. Республикадан 108 кеше катнашкан әлеге конкурста уңышлы чыгыш ясавы белән Азатны һәм аның укытучысын тәбриклибез. Шәһәрнең лицей-интернатында белем алучы  яшүсмер музыкаль бәйгеләрдә катнашудан тыш, шахмат уйнау белән шөгыльләнә, фән олимпиадаларында катнаша.

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Нет комментариев