Буаның кайсы авылында чуен белән бәрәңге пешерәләр? (+ фото)
Югары Лашчы авылы мәдәният йортында мәктәп укучыларын кунакка чакырып бәрәңге бәйрәме үткәрделәр.
Бергәләп бәрәңге тарихын барладылар, икенче икмәккә багышланган җырларны башкардылар, шигырьләр сөйләделәр. Шунда ук бәрәңгедән ясалган әйберләрдән күргәзмә дә урын алды. Балалар бик теләп табышмаклар чиштеләр, төрле уеннарда катнаштылар. Соңыннан чуенда пешкән бәрәңге һәм кайнар чәй белән сыйландылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев