Буда исерек килеш рульгә утырган җитәкчене ЮХИДИ хезмәткәрләре тоткарлады
Кичә, бүген, иртәгә

Буда исерек килеш рульгә утырган җитәкчене ЮХИДИ хезмәткәрләре тоткарлады

Район ЮХИДИ бүлекчәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 25 май көнне төнге 2дә шәһәрнең Космовский урамында тукталар аны.

“Фиат Албеа” автомобиленә утырган 1962 елгы җитәкче ир-ат рульгә утырыр алдыннан спиртлы эчемлек кулланган була. Инспекторлар аңа карата беркетмә тутыралар.

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Нет комментариев