Каенлык авылы халкы махсус хәрби операциядә катнашучыларга телэктэшлек белдерде
Авылдашлар СВОда катнашучыларга ярдәм итү митингы оештырды
Ватан сакчысы көне уңаеннан махсус хәрби операцияда катнашучы егетләргә олы терәк булып илкуләм иглан ителгән «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» акциясенә кушылып Каенлык авылында митинг тантана үткәрелде.
Әлеге авыл халкы бик бердәм. Алар махсус хәрби операциядә катнашучыларга кирәк яраклар сатып алу очен акча җыйдылар. Чарада торле җырлар яңгырады, уеннар уйнатылды.
Соңыннан түгәрәк остәл артында кайнар чәй, аш һәм пылау белән сыйландылар.
Әлеге чараны оештыручылар Зөфәр Хәмидуллинга, Голфия Газизовага, Мансур Захидуллинга һәм башкаларга рәхмәтләрен белдерделәр.
" />
" />
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев