Кашык, медальон, медаль - буалы Сания апа Бариевага сугыштан кайтмаган абыйсының әйберләрен китерделәр
Кичә Буада яшәүче ветеран укытучы Сания Хисмәтулла кызы Бариевага “Буинск-информ” җитәчесе Гакыйл Камалетдинов аның сугышта һәлак булган абыйсының шәхси әйберләрен медальонын, кашыгын һәм “Ленинград оборонасы өчен” медален тапшырды.
Фронтовик Абдулла Хисмәтулла улы Хисмәтуллин (тумышы белән Биектау районының Коркачы авылыннан) 1941 елда сугышка киткән, Ленинград өлкәсендә сугышкан, 1942 елда һәлак булган. Эзләүче отряд аның шәхси әйберләрен тапкан һәм туганнарын ачыклаган. Бу уңайдан Санкт-Петербург НТВ каналы хезмәткәрләре “Буинск-информ” белән элемтәгә кереп, Абдулла солдатның шәхси әйберләрен Буага почта аша җибәреп, сеңелесенә тапшыруыбызны сораганнар иде. Без шулай эшләдек.
НТВдагы коллегларыбыз бу вакыга турында сюжет та күрсәтергә җыеналар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев