Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Проект хуплау тапса, Буада пляж була

Илдус Гыйззәтов әйтүенчә, пляжны Чаңгы базасы янында ясау күздә тотыла.

Уңайлылык Илсөяр Гаязова d Күпчелекнең пляж ясау вариантына өстенлек бирүе очраклы да түгел, бүгенгә Буа районында һәм шәһәрдә су коену өчен аерым җиһазланган куркынычсыз урын юк. Бүгенге көндә пляж проекты тикшерү уза, ул хупланган очракта объект кайда урнашачак, нинди булачак дип күзаллана? Бу хакта район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илдус ГЫЙЗЗӘТОВтан белештек. - Илдус Гашыйкович, пляж булдыру проекты хуплау тапканда, аны кайсы тирәдә ясарга планлаштырыла? - Нарат урманы янында Чаңгы базасы тирәсендә куаклар артында элек күл булган. Бу хакта олылар сөйли. Ул хәзерге вакытта ләмләнгән, камышлар белән капланган. Үзе җир асты чишмәләреннән туклана. Мәйданы бер гектарлап. Әлеге сулыкны чистартырга кирәк булачак. Әгәр күлне су белән туендыруда җир асты чыганаклары гына җитмәсә, скважина казу варианты да бар. Менә шул урын пляж өчен кулай, дип уйлыйбыз. - Пляж бөтен шартын китереп җиһазланачакмы? - Әлбәттә, күл ярларына ком җәеләчәк. Шезлонглар куелачак, пляж волейболы, пляж футболы мәйданчыклары төзеләчәк. Шул урыннан ерак түгел кафе бинасы салына башлады. Ул да инфраструктураны тулыландырыр, дип уйлыйбыз. Шулай ук коткару җайланмалары белән коткаручылар кизү торуы да оештырылачак. Әлегә пляж булдыру проекты экспертиза каравына тапшырылды. Ул хупланган очракта, беренче эш итеп күлне чистартуга керешергә кирәк булачак. Моңа проект әзер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев