Район хуҗалыкларында көзге чәчүгә керештеләр
“Дружба” агрофирмасының 3 номерлы “Нива” филиалында бу эш инде 1200 гектарда башкарылган.
– Чәчүгә 9 августта чыктык. Көзен чәчсәң, көлгә чәч, дигән халык әйтеме туры киләсенә ышанабыз. Ни әйтсәң дә, уҗым бодае кайсы елда да язгысына караганда уңышны күбрәк бирә. Быел да шулай булды, – ди “Нива” идарәчесе Хафиз Ибраһимов. Филиалның “Память Ленина” бүлекчәсендә бодайны 1500 гектарда чәчәргә планлаштыралар. Өчтән берендә орлыклар җир куенына салынган. 70 гектарда терлекләр өчен арыш чәчкәннәр. Тәүлек дәвамында эшлиләр. Без килгән көнне “HORSCH” чәчү агрегатын таккан “Нью- Холланд” тракторына Виталий Захаров идарә итә иде.
– Тракторчы стажым 40 елдан артык. Төрле техникага идарә иттем. Монысында 2012 елдан бирле. Бик җайлы, тузан юк. 12 сәгатьлек сменада 100-120 гектарда эш башкарам. Мине кичке сәгать алтыда Радис Кәбиров алмаштырачак, – ди ул. Чәчүлекне кырга бу көнне Эдуард Җәләлетдинов ташый иде. Ул сменасын Михаил Мурзиковка тапшырачак. Барысы да көннәр коры торганда чәчүне төгәлләргә тырышып эшлиләр.
Сүз уңаеннан, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, районда чәчү бүгенге көндә 3 меңнән күбрәк мәйданда үткәрелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев