Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Ура! Буалылар ГТО фестивалендә беренче (+ фото)

Буада ГТО фестивале узуын хәбәр иткән идек инде. Әле генә аны ябу, җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы төгәлләнде. Республиканың иң көчле 13 командасы катнашкан бәйгедә барлык нәтиҗәләр буенча буалылар беренче урын яулады.

Шәхси беренчелектә 3 яшь баскычында М. Вахитов исемендәге гимназиядән Рәсим Фәсхетдинов гомум физик әзерлек буенча беренче, ату буенча икенче, 4 яшь баскычында  Кырык Садактан Алан Тедеев шулай ук ату һәм җиңел атлетика буенча беренче урын яуладылар. Буалылар тагын теоретик конкурста, эстафетада, проектлар конкурсында, ГТО күптөрлелек ярышында беренче булдылар. Гомуми җиңүгә өлешне лицей-интернаттан Никита Ильин, Әлшидән Василиса Петрова, 2 номерлы лицейдан Алия Сөләйманова, Сөмбел Гомәрова, 5 номерлы гиназиядән Полина Кузьмина, Максим Ишимов да керттеләр. Икенчедә Зәй, өченчедә Яр Чаллы командалары. Котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев