Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Югары Лашчыда чаңгыда узыштылар һәм кышны озаттылар (фоторепортаж)

Традицион чаңгы ярышлары Миләүшә Зарипова истәлегенә багышлап үткәрелде.

Анда мәктәпнең барлык укучылары диярлек спринтта җитезлек сынадылар. 1-6 сыйныфларда укучылардан дистанцияне иң тиз Миләүшәнең бертуганының кызы Ләйлә Зарипова һәм Артем Кузнецов, 7-9 сыйныфларда белем алучылар арасында Елизавета Казначеева һәм Сергей Никоноров үттеләр. Шушы мәктәп чыгарылышы, бүген шәһәрнең лицей-интернатында белем алучы, күп ярышлар җиңүчесе Илгиз Зарипов (шулай ук Миләүшәнең бертуганының улы) конкурстан тыш катнашты. Югары Лашчыдан, Татар Аксуыннан, Чуаш Аксуыннан, Тутайдан һәм Чуашстанның Яльчек районының Яңа Байтирәк авылыннан белем алучы балаларның әти-әниләре дә килде бәйрәмгә. Чаңгыда узышуда Чуаш Аксуыннан Галина Никонова беренче булды. Мәктәп укытучысы Анна Емельянова һәм Яңа Байтирәктән Лариса Казначеева икенче-өченче урыннарны алдылар. Ир-егетләрдән пьедесталда – Тутайдан Владимир Захаров, укытучы Сергей Смирнов һәм Яңа Байтирәктән Адам Карсаков.

Ярышларга кышны озату бәйрәме кушылды – Кыш карачкысының көле күккә очты. Әти-әниләр төрле ярышларда катнаштылар. Аркан тарту аеруча киеренке үтте. Монда беренчелекне Байтирәк командасы яулады. Икенчене укытучылар, өченчене югарылашчылар алды. Җиңүчеләргә, катнашучыларга күпсанлы спонсорлар әзерләгән бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев