Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

“Авангард”та терлекчелек комплексы төзелешенә капсула салынды. Анда министр Марат Җаббаров та катнашты

Киләчәк буыннарга юллама белән капсуланы салуда шулай ук “Ак Барс” холдинг компаниясе генераль директоры Иван Егоров, район җитәкчесе Ранис Камәртдинов, “Авангард” агрофирмасы генераль директоры Николай Курчаткин, Чабаксар шәһәреннән төзелешне алып баручы “НАТ “Поволжье” җәмгыяте генераль директоры Владимир Григорьев катнаштылар.

Агрофирманың үз көче белән салынучы 800 баш савым сыерына исәпләнгән терлекчелек комплексы ел ахырына сафка бастырылачак. Алга таба аларның саны 1200гә җиткереләчәк. Төзүчеләр эшне сенаж-силос траншеялары төзүдән башладылар. Ул төгәлләнеп килә. 4әр мең тонна азык сыйдырышлы 5 траншеяның икесенә сенаж да салына. 

Министр районга эшлекле визиты барышында “Авангард”ның  эретмә узелында, “Кыят” җәмгыятенең тәҗрибә участогында да булды, район кырларының торышы белән танышты.

- Буада бу беренче шундый зур комплекс. Аңа карап башкалар да тартылыр, дип уйлыйбыз. Тулаем алганда, районда эш оештырылган. Хәзер иң мөһиме – үсемлекләрне саклау буенча барлык агрочараларны башкарырга, сыйфатлы азык хәстәрләргә һәм уңыш җыюга әзерләнергә,- диде министр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев