Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Буа районы Янтуган һәм Вольнистан халкына бүләк “районка”. Аны якташлары “Таиф” җәмгыяте генераль директоры урынбасары Рөстәм Султиевтан ясады (фото, видео)

Июнь аеннан башлап Янтуган авылында – 60, Вольнистанда 40 йортка алты ай буе “Байрак” газетасы бүләк булып киләчәк.

Авылда олы яшьтәге әби-бабайлар һәм шунда гомер итеп хезмәт куйган кешеләр алдырачак газетаны. “Байрак” редакциясе хезмәткәрләре шушы көннәрдә Янтуганда булып укучылар белән очрашып кайтты.

Авыл җирлеге вәкиле Гөлсинур ? , авылдашлары мондый күчтәнәчне бик сөенеп рәхмәт әйтеп алалар ди. Газетаны редакция хезмәткәрләре исем фамилия буенча язып озаталар. Җомга саен авыл башкарма комитеты булышлыгы белән ул үз вакытыда таратыла. Якташларына мондый изгелеге һәм авылдашларын һардаим кайгыртып торулары өчен алар рәхмәтләрен җиткерәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев