Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Буа районы Кырык Садак авылында ангар салалар

Бүген аның нигезен салалар. – 20гә 56 метр үлчәмле, 1 мең квадрат метрдан зуррак мәйданлы булачак ул.

Көннәр суытканчы нигезнең эшен бетерергә тырышабыз. Күп калмады инде. Каркасларын кышын да урнаштырып булачак, аларга заказ бирелгән, – ди идарәче Айрат Алләмов. Аның әйтүенчә, хуҗалыкта бу өченче ангар инде. Булганнарында чәчүлек материал, әле май заводына озатылып бетмәгән көнбагыш саклана. Комбайннарны да явым-төшемнән саклау өчен шунда кертеп куйганнар. – Шуңа ябык бинага ихтыяҗ бар, – ди фермер. Быел аларда уңыш та зур булган. Аеруча язгы бодай гаҗәпләндергән. Көнбагыштан соң чәчкән мәйданда һәр гектардан уртача 60 центнер чыккан. Ә уртача күрсәткеч 50 центнердан күбрәк булган. Былтыр көзеннән уҗымнарның торышы начаррак булса да, алар да сынатмаган – 48 центнер уңыш биргәннәр. – Яңгырлар да булды, аннан быел сыек ашлама белән эшләдек. Шуның нәтиҗәсен дә күрдек. Аны бөтен культураларда кулландык. Шулай ук барлык технология таләпләрен үтәдек, – ди Айрат. Үзләре карамагындагы 1000 гектардан күбрәк мәйданда игелгән башка культураларга килгәндә, шикәр чөгендеренең һәр гектарыннан уртача 500, көнбагыштан 28 центнер уңыш алганнар. Биредә татлы тамыр казуга районда ел саен беренчеләрдән булып керешәләр. Быел август азагында чыкканнар. Инде урнаштырып та бетергәннәр. Кыскасы, кырларда тракторлар гөрелтесе тулысынча тынган. Анда уҗымнарның торышын күзәтергә генә чыгалар. Быел көзге бодайны 270 гектарда чәчкәннәр. Нигездә чиста һәм чәчелгән пар җирләренә. Ә 70 гектары шикәр чөгендереннән соң булган мәйданны били. Фермер әйтүенчә, анысына дым җитеп бетмәгәнгә, начаррак тишелгән булган. Соңгы яңгырлардан соң яшелләнеп килә. Калганнарының үсеше әйбәт. Алләмовлар пай җирләре өчен түләүне дә күптән төгәлләгәннәр. Берсен өчен 1 тонна иген биргәннәр. Мондый түләү 2010 елдан бирле үткәрелә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев