Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Буа районында махсус хәрби операциягә контракт буенча китүчеләргә өстәмә акчалата ярдәм бирелә

Буа һәм Чүпрәле районнары буенча хәрби комиссар Радик Төхфәтуллиннан махсус хәрби операциягә контракт буенча китүчеләргә өстәмә акчалата ярдәм бирелүе турында сорашты.

 

-Радик Харисович, махсус хәрби операциягә контракт буенча китүчегә айлык  хезмәт хакыннан тыш, бер тапкыр бирелүче акчалата төрле ярдәм карала. Шуңа тәфсилләбрәк тукталыйк әле.

-Хәрби комиссариат 18 яше тулган һәм өлкәнрәк ир-егетләрне контракт буенча хезмәткә җыю белән дә шөгыльләнә. Махсус хәрби операциядә катнашуга контракт белән кызыксынучылар да, аның буенча китүчеләр дә бар. Ә түләү турында әйткәндә, контракт төзелгәннән соң, хәрбигә Россия Федерациясе Оборона министрлыгы тарафыннан 195 мең сум, моннан тыш Татарстан Республикасының Казан шәһәрендәге  ДОССАФ җәмгыяте аша 105 мең сум бер тапкыр акчалата түләү бирелә. Әлеге суммаларга өстәп, Буа муниципаль районы тарафыннан тагын 150 мең сум күләмендә акчалата ярдәм бирелә  башлады. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән 18 яше тулып,  хәрби сроклы хезмәткә чакырылган ир-егетләр присяга кабул иткәннән соң контракт төзегән очракта аларга тагын 305 мең сум ярдәм бирү карала. Ә инде хезмәт срогы башлангач, хезмәт хакы хәрбинең вазыйфасына карап түләнә. Соңгы мәгълүматлар буенча, ул 214 мең сумнан да азрак түгел.

- Хәзерге вакытта көзге чакырылыш бара. Киләсе елдан армиягә чакыруның чик яше артачак, диләр. Дөресме һәм күпмегә?

-2024 елның 1 гыйнварыннан РФ  Оброна министрлыгы боерыгы нигезендә армиягә чакыруның чик яше озайтылды. Моңа кадәр ул 18 яшеннән алып 27 яшькә кадәр булса, хәзер армиягә чакыру 30 яшенә кадәр булачак. Быел көзге чакырылышта безнең районнан 47 ир-егеткә “повестка” тапшырылды. Хезмәт итү срогы әлегә элеккегечә кала – ул 1 ел тәшкил итә. Инде безнең районнан  чакырылучыларның бер өлеше Россия Федерациясе территориясендәге хәрби частьларга хезмәт итәргә озатылды. Чакырылыш ел ахырына кадәр дәвам итәчәк. Монда әти-әниләр өчен тагын бер кат искәртеп үтәсем килә, армиядә сроклы  хезмәт иткәндә контракт төзү-төземәү хәрбинең үзенә бәйле. Моны һәркем үзе хәл итә. Элек сроклы хезмәт узмаган һәм кулында махсус һәм югары уку йортларын тәмамлавы турында документы булмаган ир-егетләрне хәрби контракт буенча хезмәткә чакырылмый иделәр. Хәзер закон боларны рөхсәт итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев