Буа районының “Авангард” агрофирмасы “Ак Барс” агрохолдингында сөт җитештерү буенча лидерлык тота
Хуҗалыкта 1953 баш савым сыеры бар.
Көн саен дәүләткә 10 тонна тирәсе сөт савып саталар. Товарлыклы-сөтчелек комплексларында бер сыердан тәүлегенә 30 литрдан, гадәти фермаларда 25 литрдан күбрәк сөт савып алалар. Авангардлылар перспективада савым көтүе баш санын тагын да арттырырга уйлыйлар. Ел дәвамында аларның санын арттырып, 2025 ел ахырына 1900-2000 башка җиткерергә исәплиләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев