Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Буа районының Яңа Тинчәле авылында Сабантуй узды

Бәйрәмнең мөхтәрәм кунаклары да үзләренеке – шушы авылда туып-үскән Ринат һәм Радик Гайзатуллиннар, Радик Хәсәнов. Алар муниципаль район башлыгы Ранис Камәртдинов белән бергәләп мәйданга керделәр.

 

Сабантуйны ачып, дәүләт флагларын колга буенча күтәрү хокукы бәйрәм “гаеплеләре”  - авыл хезмәтчәннәренә бирелде. Алар – җирле фермер Фәнис Шәрәфетдинов хуҗалыгында хезмәт куючылар – механизаторлар Илдус Мадышев, Сирин Рәимов, йөртүче Тәлгать Хәсәнов. Сүз уңаеннан, ел саен авыл Сабан туен дәрәҗәле кунаклар уздырырга ярдәм итсә, быел фермер Фәнис Шәрәфетдинов бу җаваплылыкны үз өстенә алган. Радик Рәүф улы моның өчен аңа рәхмәт әйтте. Ранис Камәртдинов исә чәчү эшләрен вакытында һәм сыйфатлы башкарулары белән кыр эшчәннәрен тәбрикләде.

Аннан уеннар башланып китте. Тантана бетүен генә көткәндәй болыт та килеп җитте – яңгыр яварга тотынды. Авыл халкы моңа сөенде генә, “чәчү бәйрәме көнне яуган яңгыр икеләтә шифалы”, диючеләр дә булды. Аптырап калмадылар, традицион бәйгеләрнең – гиря күтәрү, кул көрәштерү, чүлмәк вату, кашыкка йомырка салып йөгерү, көянтә белән су ташу кебек уеннарның берничәсен мәдәният йортында уздырдылар.

Һәр бәйрәмнең йөзек кашы ул – милли көрәш. Биредә дә келәм бушап тормады, анда ике абсолют җиңүче билгеләнде – җирле көрәшчеләр һәм килгән кунаклар арасыннан. Беренчесендә – Яңа Тинчәле авылы егете Илгиз Шәйхаттаров, икенче категориядә Иске Тинчәледән Марат Миначев батыр булдылар. Аларга тәкә һәм акчалата бүләк бирелде.

Бу көнне авыл халкы тагын бер хыялын чынга ашырды. Бергәләп изге теләкләрен белдереп язылган Рәхмәт хатын һәм Коръән китабын Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка бүләккә бирүен үтенеп, Радик Гайзатуллинга тапшырдылар.

– Соңгы ун-унбиш елда гына да авылыбыз нык үзгәрде. Юллар ясалды, социаль объектлар төзелде. Гомер буе бил бөгеп эшләгән халык рәхәтләнеп яши. Шуңа республикабыз башлыгына рәхмәт белдердек, - диде авыл җирлеге башлыгы Радик Мадышев.

Сабантуй көн уртасына кадәр дәвам итте. Халыкның күңелен күтәреп, Гүзәл Уразова, Илдар Хәкимов, “Болгар кызлары” төркеме солистлары, Р. Ваһапов исемендәге фонд лауреатлары дәртле җырлары белән сәхнәне биләделәр.

Әлфинур Йосыпова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев