Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Буада Бакый Урманче турында китап тәкъдир иттеләр

Бу хакта Буа районы башлыгы Ранис Кәмәртдинов яза.

"Буа җире талантлы шәхесләр белән дан тота. Бүген без күренекле якташыбыз-рәссам Бакый Урманчены кабат искә алдык. Танылган якташыбызның 125 еллыгына багышланган дүрт китапны тәкъдир итү чарасын үткәрдек.
Буа районының йөзек кашы - Бакый ага Урманченың иҗатын югары бәялибез һәм күренекле якташларыбыз белән берлектә талантлы шәхесебезнең  тарихын буыннан- буынга күчерү эшен алып барабыз. Бу эшне алып баруда Казан шәһәренең "Буа якташлыгы" җәмгыяте тарафыннан күрсәтелгән ярдәм бәяләп бетергесез. Ихлас күңелдән аларга рәхмәтемне белдерәм һәм киләчәктә дә продуктив хезмәттәшлеккә өметләнеп калам
Рәссамыбыз Бакый-Урманчега багышланган бу китапларны буалылар, һәм укучыларыбыз бик кызыксынып,  яратып кабул итәрләр дигән ышаныч белдерәм, - дип язган ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев