Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Буада берьюлы дүрт театр коллективында премьера әзерлиләр

Репетицияләр иртәнге 9дан башлана һәм кайбер көннәрдә 21 сәгатькә кадәр дәвам итә, диләр артистлар.

Дәүләт драма театры Борис Васильевның “Монда таңнар тыныч иде”, район мәдәният каршында эшләп килүче “Яктылык” халык театры Айгөл Әхмәтҗанованың “Җаным жәл түгел сиңа”, шунда ук эшләп килүче “Төремкәй” балалар театры татар халкының “Сак Сок”, Күл Черкене авылындагы “Хыял” халык театры – Гүзәл Әминованың “Пар аккошлар” спектакльләрен әзерли. “Тамашачы зәвыгы югары” Драма театры бүген тамашачыга яңа премьера күрсәтәчәк. Аны сәхнәгә Владимир шәһәре режиссеры Владимир Кузнецов куя.

Репетицияләр иртәнге 9дан башлана һәм кайбер көннәрдә 21 сәгатькә кадәр дәвам итә, диләр артистлар. Коллектив әле шушы көннәрдә генә Башкортостан якларыннан гастрольләрдән кайткан. Унсигез сәхнәдә икешәр спектакль күрсәткән. - Күз алдына китерәсезме, без әле Башкортостан якларыннан кайттык кына. Шул арада коллектив совет заманының иң популяр классик әсәрен сәхнәләштерергә өлгерде! Әле бит күптән түгел “Небесный тихоход” әсәрен тәкъдим иткән идек. Буалыларны кызыксындырып куям – “Монда таңнар тыныч иде” әсәре гаять тетрәндергеч спектакль булачак. Унтугыз яшьлек биш кызның 171нче тимер юл разъездындагы немец диверсантлары белән сугышы үзәк өзгеч итеп биреләчәк. Музыкаль бизәлешне Мәскәүдән килгән хормейстер Андрей Федоськин әзерләячәк. Костюмнарның кайберләрен, автомат, каска кебек детальләрне “Мосфильм” студиясеннән кайтарттык. Декорация өстендә дә профессиональ төркем эшли. Спектакль әзерләп, Буа тамашачысын гына көтеп утырып булмый. Безнең график ел буена әзер. Кайда көтәләр, без шунда, - ди Раил Садриев. Әле генә “Дәрвиш” спектаклен Мәскәү тамашачысы алдында куеп кайтуын әйтә.

Балаларның үз театры бар Шәһәрнең 2 номерлы лицее укучылары дәресләрдән соң актлар залына ашыга. 7 сыйныф укучылары татар халкының “Сак-Согын” сәхнәләштерергә әзерләнә. Балалар театры белән ике елдан бирле район мәдәният йорты белгече Люция Сибгатуллина җитәкчелек итә. Мәдәният йорты һәм мәгариф учреждениесе белән берлектә балалар иҗат төркеме инде күптән эшли. - Театрның әлеге мәктәп базасында оешуы татар теле һәм әдәбияты укытучысы Диләрә Садыйкова белән дә бәйле. Укучыларны кызыксындыра белә. Артистлар Рөстәм Латыйпов, Диләрә Мифтахова, Алинә Ахманованың уйнаганын балалар тын да алмый карый. Үзләренә дә шулкадәр ошый. Без рәхәтләнеп бергә әсәрләр сайлыйбыз. Шәһәрнең башка мәктәпләре балалары да труппага рәхим итсеннәр. - ди Люция Илгесовна. Узган ел лицейлылар Кариев варислары республика фестивалендә “Теремок” спектаклен сәхнәләштереп, икенче урын алганнар һәм 10 мең сумлык сертификатка лаек булганнар. Яшь артистлар еш кына балалар бакчаларында чыгыш ясыйлар. Картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортта да алар көтеп алынган кунак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев