Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Буада Гаилә елына багышлап “Чәчәкләр бәйрәме” дип исемләнгән конкурс игълан ителә

Анда шәһәрнең, районның барлык предприятиеләре, учреждениеләре, уку йортлары, торак милекчеләре ширкәтләре, шәхси хуҗалар катнаша ала.

Җиңүчеләр түбәндәге номинацияләр буенча билгеләнәчәк: “Чәчәкләр гармониясе” – җитештерү территориясен һәм биләгән территорияне чәчәкләр белән иң матур бизәүче” (оешмалар, предприятиеләр, урта-махсус уку йортлары арасында игълан ителә); “Чәчәк аланы” мәгариф учреждениесе тирәсен чәчәкләр белән иң матур бизәүче” (мәктәпләр, мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләре арасында); “Минем йортым каршында чәчәкләр” шәхси йорты тирәсен иң матур бизәүче”; “Чәчәкләр балы” – Россиядә Гаилә елына, Татарстанда Фәнни-технологик үсеш елына багышланган иң матур чәчәкләр композициясе иҗат итүче”; “Минем чәчәкләр дөньям” – күп катлы йорт территориясен иң матур бизәүче”; “Чәчәкләр дөньясы” ТОС территорияләрен иң матур бизәүче”.

Конкурста катнашу өчен заявкалар 20 августка кадәр (әлеге датаны да кертеп) Буа шәһәре, Р. Люксембург урамы, 155 адресы буенча урнашкан җирлекара үзәк китапханәдщ урнашкан оештыру комитетына кабул ителә. Йомгак 30 августта Буа шәһәренең 244 еллыгына, Буа районының 94 еллыгына багышланган бәйрәмдә ясалачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев