«Буа МПЖКХ»сы кышкы бозлавыкка хәстәрлек күрә
“Буа МПЖКХсы (инженерлык челтәрләре)” җәмгыятенең баш инженеры Алмаз Сафин белдерүенчә, быел кыш көне юлларга 20дән күбрәк техника чыгачак.
Алар – тракторлар, КДМнар, грейдерлар, Амкодорлар. Шулай ук 1,5 тонна ком-тоз катнашмасы әзерләнгән. Өстәмә рәвештә тагын 500 тонна кайтачак.
– Узган ел бозлавыклар булганда да катнашма күп китсә дә җитте. Быел да сынатмабыз, - диде баш инженер.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев