Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Буада өмәләр дәвам итә

Быел яз иртә килү сәбәпле, чүплекләр март урталарында ук баш калкыта башлаган иде. Шул көннән алып шәһәрдә дә, авылларда да урамнарны, юл буйларын чистарту эшләре дәвам итә.

Район җитәкчелеге барлык буалыларны 22 апрельдә узачак бөтенроссия чистарту өмәсендә катнашырга чакыра. Шәһәр башкарма комитетыннан алынган мәгълүматларга караганда, шәһәрдә урамнарны чиста тоту оешма-предприятиеләр җаваплылыгында. Ягъни хезмәткәрләр ике ай дәвамында гына түгел, ел әйләнәсе үзләренә беркетелгән территорияләрне чүпчардан арындырып торалар. Бу көннәрдә Буа МППЖКХсы хезмәткәрләренә дә эш бермәбер арта. Коммуналь хезмәт күрсәтү предприятиесе директоры Айрат Сафиуллин белдерүенә, эшчеләр өчен җыештыру сезоны инде 20 мартта ук башланган. Шушы көнгә кадәр шәһәр территориясеннән йөк ташу транспортлары полигонга 135 тапкыр чүп чыгарган. - Бу эшкә 6 техника җәлеп ителгән. Өч “КамАЗ” автомобиле, амкодор, ике трактор. Кайсы төйи, кайсы чүпне шәһәр кырыена чыгара. Җыештыручылар паркларны, скверларны тәртипкә китерделәр. Чүп-чар дигәннән, региональ операторларга беркетелгән контейнерлар тирәләрендә чүп-чар аунап ята икән, моның өчен без җаваплы. Өмәдән соң үз территорияләрен чистартып, чүпләрне теләсә кая өеп калдыру очраклары да күп күзәтелә. Мин халыкка мөрәҗәгать итәм: җыештырганны үзегез яшәгән тирәдән ерак булмаган чүп-чар контейнерлары янына китереп бушатсагыз иде. Техника белән төрле җирдән чүп җыештырып йөрү уңайсыз,- ди җитәкче. Халыкка тагын шундый мәгълүматны да җиткерделәр: санитар чистарту икеайлыгы дәвамында Зур Фролово авылы янындагы чүп-чар түгү полигоны шәхси хуҗалыклар китергән калдыкларны түләүсез кабул итә. Полигон тәүлек әйләнәсе эшли. Шәһәр башкарма комитеты 22 апрельдә барлык шәһәрлеләрне өмәгә чыгарга чакыра. Үз йортлары белән яшәүчеләр өй алларын чистартып, агачларны буяп, Буаның йөзен матурлауда өлеш кертә алалар. Ә күпкатлы йортларда яшәүчеләр шулай ук әйләнә-тирәдәге территорияне тәртипкә китерергә бурычлы. Монда эшне оештыру йорт башлыклары, территориаль җәмәгатьчелек үзидарәсе җаваплылыгында. Район башкарма комитетының административ комиссиясе хәбәр итүенчә, әгәр дә чүпчар үз вакытында җыештырып алынмаса, җаваплы затны административ җаваплылыкка тарту карала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев