Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Буада: реконструкциядән соң Буа театры бинасы ачылды

Мәдәни комплексны реконструкцияләү «Мәдәният» милли проекты буенча үткәрелде.

Мәдәният учреждениесендә ремонт эшләре 2022 елның апрелендә башланды. Бинада профессиональ артистлар һәм музыкаль коллективларның чыгышлары һәм репетицияләре өчен шартлар тудырылган. Моннан тыш, гомуми мәйдан 4 мең кв. м га кадәр арттырылган, ә залның сыйдырышлылыгы 400 дән артык кеше тәшкил итә. Элеккеге мәдәният йортында ике яңа тамаша залы барлыкка килгән, иң заманча тавыш һәм яктылык җиһазлары урнаштырылган.

Ачылу тантанасында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты. «Яңа бина мәдәният учреждениеләренә карата барлык заманча таләпләргә җавап бирә. Бу — Буа һәм театр коллективы өчен зур бүләк», — дип билгеләп үтте республика Раисе үзенең чыгышында. ТР мәдәният министры Ирада Әюпова сүзләренчә, хәзер шәһәр һәм труппа алдында яңа заманча бинаны тамашачылар белән тәэмин итү бурычы тора. Буа районы башлыгы Ранис Камартдинов республика җитәкчелегенә районның мөһим проектларына ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт белдерде. 

Сүз уңаеннан, киләсе елга Буа дәүләт драма театрының алты премьерасы планлаштырылган. Буа дәүләт драма театры директоры һәм сәнгать җитәкчесе, Татарстан Республикасының халык артисты Раил Садриев төзелештә катнашкан һәркемгә рәхмәтен белдерә һәм тамашачыларны яңа спектакльләр белән сөендерергә вәгъдә итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев