Буада сугыш ветераннарына районның Почетлы гражданы исеме бирелде һәм юбилей медале тапшырылды
Хөкүмәт бүләкләрен район башлыгы Ранис Камәртдинов Буа шәһрендә яшәүче Михаил Панцыревка һәм Кырык-Садак авылыннан Зариф Хәйруллинга өйләренә барып тапшырды.
Ветераннарның күкрәкләренә берьюлы ике медаль – Бөек Җиңүгә 80 ел тулу уңаеннан юбилей медален һәм районның үсешенә зур өлеш керткәне өчен Почетлы гражданы исеменмедален такты. Кунаклар иң беренче Михаил Панцырев янында булдылар. Ветеран кунакларны күтәренке кәеф белән каршы алды. Бүләкләр өчен рәхмәт әйтте, Җиңү көнендә һәм быелның октябрендә 100 яшьлек юбилеенда очрашуда көтеп калам, диде.
Зариф Хәйруллин да кунакларны көтеп тордым, дип дәртләнеп каршы алды. Ранис Камәртдинов ветеранга бүләкләрен тапшырганнан соң, шулай ук хәлләрен сорашты. Зариф ага бүгенге җитеш тормыша шөкер итүен әйтте һәм сугышта Суслонгер урманнарында хезмәт итү авырлыкларын да искә алды. Ике ветеран да үз өйләрендә кызлары тәрбиясендә гомер кичерәләр.
-Безнең районда дүрт Бөек Ватан сугышы ветераннары яши. Шәһәрдән Рәүф Төхфәтуллин, Михаил Панцырев, Аксу авылыннан Котдүс Мөлеков, Кырык-Садактан Зариф Хәйруллин. Без аларга һәм тыл ветераннарына Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80-ел тулу уңаеннан юбилей медальләрен тапшырабыз. Дүрт ветеранга районның Почетлы гражданы исеме бирелде, - диде район башлыгы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев