Буадан коры ашлар җибәрәләр
Алгы сызыкта, өздереп ашыйсы килгәндә Русланны һәм аның иптәшләрен берничә тапкыр әнисенең коры ашлары коткара.
Улыннан һәм егетләрдән итле, токмачлы кайнар ризык өчен мең рәхмәтләр белән килеп җиткән әлеге хәбәр ананы бу эшкә тагын да дәртләндерә Димәк, туктамаска, тагын ясарга! Наталья коры ашны тәмлерәк һ ә м т у к л ы к л ы р а к итүнең төрле юлларын өйрәнә башлый. Итләрне, пешкән кишерне, суганны киптерү өчен махсус аппаратлар сатып ала. Өй шартларында гына кипкән продуктлардан ясалган коры аш егетләргә барып җиткәнче бозылачагын белә ул. Беренче ашны менә шулай ясап карый: кишерне пешереп, ә суганны чи килеш турап киптерә, токмачны йомыркага гына баса. Коры тәмләткечләр өстәп кайнар су коя. Тәмлеме? Ашарлыкмы? Баласына дигән ризыгы чыннан да тәмле килеп чыга. Шуны да сизә: пешкән сыер итенең тәме килешеп бетми, ә тавыкныкы күпкә тәмлерәк. Натальяның СВОга ашлар әзерләү тәҗрибәсе булу турында гуманитар йөк ташу белән шөгыльләнүче буалылар да ишетә. “Исәнмесез. Коры ашларыгыз юкмы? Без шушы көннәрдә буалы егетләргә гуманитар йөк илтергә җыена идек”, дип телефонына яза башлыйлар. – Әле шушы арада гына Буадан алгы сызыкта булган энемә һәм аның белән бергә хезмәт итүче егетләргә ике тапкыр гуманитар ярдәм илттек. Алар коры ашлар да сораган иделәр. Бик зур рәхмәт Наталья Алексеевна . Ул бер төндә әзер продуктларыннан 50 порция өлгертеп бирә алды, – ди волонтер Гүзәл Җаббарова. Үзенә булышчылар, чын йөрәктән теләктәш кешеләр эзләве турында Наталья үзе дә ачылып сөйләде. Инде ике елдан бирле аның улы махсус хәрби операциядә хезмәт итә. Әлегә каты яраланып госпитальдә дәвалана. Әнисенә: әни, син егетләрне ташлама инде, ашларыңны яса. Алгы сызыкта озак вакыт калганда, шушы ашлар аларны коткара, ди. Наталья, башка районнар үрнәген дә мисал итеп китерде. – Токмачлы аш кына түгел, мәсәлән, Саба, Арча районнарында кәбестә, кызыл чөгендер, сарымсак ише башка яшелчәләрне дә киптереп, борщ ашына кадәр ясыйлар. Алар артыннан мин карабодайны пешереп, киптереп, коры ботка ясап карадым. Инде өйрәнеп киләм. Кышкы салкыннарда, Алла бирсә, боткалар да җибәрергә исәп. Улым аш порцияләрен бик кечкенә ясамаска үтенде. Хәзер зуррак пакетларга тутырам – диде. Г е р о е б ы з ч ы н йөрәгеннән хатын-кызларны шушы изге эштә берләшергә чакыра. Солдат әнисе сугышчы үзендә шундый кайгырту тойганда, һичшиксез, Россия армиясенең алга баруына ышана. Шуңа изге эшкә кушылырга теләүчене өйрәтергә һәрвакыт әзер булуын әйтә. Махсус хәрби операциядә хезмәт итүче буалылар, сатып алганнаd
Сүз уңаеннан Сүз уңаеннан, районда СВОга гуманитар ярдәм җыю штаблары эшли. А лар түбәндәге адреслар буенча урнашкан: Буа шәһәре, Космовский урамы, 31 йорт, (авыл хуҗалыгы һәм азыктөлек идарәсе бинасы), Буа шәһәре Совет урамы 17 йорт (“Венец” аптекасы бинасы), Буа шәһәренннән С В О г а г у м а н и т а р ярдәм һәм шәхси посылкалар илтү белән шөгыльләнүче акт и в в о л о н т е р л а р : Г ү з ә л Җ а б б а р о в а (89375209319), Айдар Хәмитов (89033444077). рына карганда, кулдан үрелгән маскировкалау ятьмәләренең күпкә яхшырак булуын әйтәләр. Аларга аеруча сорау зур, шуңа мөмкинлек булса, күбрәк җибәрүебезне сорыйлар хәрбиләр. Буалылар кулы белән үрелгән сеткалар, һавадан очып килгән утлы коралдан якташларыбызның гомерләрен әлләничә тапкыр саклап калуда ярдәм иткән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев